«Бала күңеле пыяла...»
20 июль якташыбыз, язучы, журналист Гыймадиев Алмаз Марс улының туган көне. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен әдәби сәгать үткәрдек. Чара барышында китапханәче балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Язучының «Безнең район» хикәясен кычкырып укыдык. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре сюжетларының маҗаралы ситуацияләргә нигезләнгән булуы белән кызыклы, аларда балаларның көндәлек тормышы тасвирлана. Чара Алмаз Гыймадиев төзегән «Зур башваткычлар китабы» ндагы кроссвордлар, ребуслар чишү белән тәмамланды.