"Тормыш ул сер"
2023 елда язучы Диас Вәлиевнең тууына 85 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә татар драматургы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Ул Казан шәһәренең иң гадәти булмаган һәм интеллектуаль язучыларының берсе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Д. Вәлиев әсәрләрендә тормышның мәгънәсе нәрсәдә, кем ул кеше кебек фәлсәфи проблемалар очрый. Хакыйкатьне эзләү, әхлакый камилләшүгә омтылу, аның геройлары шулар белән мавыга. Аның әсәрләренең теле ачык һәм үзенчәлекле. Китап күргәзмәсе укучыларның киң даирәсенә исәпләнгән.