Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Яшьләр наркотикка каршы»

26 июнь көнне наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Айбаш авылы   китапханәсендә « Яшьләр наркотикка каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә наркомания проблемасы, халык сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч янау турында китаплар, брошюралар, мәкаләләр тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар игътибарына сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүматләр , матурлыкны һәм яшьлекне саклау рецептлары да бар иде.