«Фәннур Сафин моңлы шагыйрь»
Җырлары белән халык күңелендә иң нечкә хисләрне кузгата алган лирик шагыйрь Фәннур Сафинның 75 ел тулуга карата Айбаш авылы китапханәсендә «Фәннур Сафин моңлы — шагыйрь» китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөюче дусларыбызга шагыйрьнең шигырьләрен тәкъдим ителде. Ф.Сафин шигырьләренә язылган җырлар халыкта популяр, алар гадилеге белән башкалардан аерылып тора.
Фәннүр Сафин лирик шагыйрь генә түгел, ул туган илен өзелеп сөюче шәхес тә. Бары Ватанына карата күңелендә олы мәхәббәт яшәгән кеше генә мәгънәле, ихлас иҗат тудыра ала.