«Тарих ул-хәтер йомгагы»
22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн-Хәтер һәм кайгы көне. Без Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулу уңаеннан «Тарих ул-хәтер йомгагы» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырдык. Балаларга сугыш китергән җимергеч масштаблар, «төнге сихерчеләр», яшь герой-пионерлар, күптән көтелгән Җиңү өчен көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында сөйләдек. Сугышта катнашкан, Җиңү көненә зур өлеш керткән авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык һәм һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.