«Рәсәй - туган илем»
Россия көненә карата укучылар белән «Рәсәй - туган илем» дигән тематик сәгате үткәрдек. Максатыбыз: укучыларда туган илебезгә карата мәхәббәт , горурлык хисләре тәрбияләү. Россиянең зур дәүләт икәнен аңлату. Кичә барышында без укучыларга әләмдәге һәр төснең мәгънәсен аңлаттык. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.
Яшь китап укучыларга Рәсәйнең символлары, аның тарихы һәм гимны белән таныштырдык. Укучылар өчен тематик сәгать файдалы һәм кызыклы булды, бөек дәүләтебез турында белемнәрен арттырдылар.