Сабантуе – хезмәт туе
Сабантуй-татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул бер үк вакытта борынгы һәм яңа, күңелле һәм шаян. Сабантуй-матур гореф-гадәтләр һәм йолалар бергә кушылган хезмәт бәйрәме.11 июньдә мәйданда иң матур милли бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй узды. Гасырлар төпкеленнән безгә килеп җиткән чын халык бәйрәме безнең барыбыз өчен дә күптән көтелгән вакыйга булды һәм булып кала. Авыл һәм район халкы өчен ул шулай ук ерак туганнары, якын дуслары белән очрашу өчен бик яхшы сәбәп булып торды. Бәйрәм кунаклары өчен татар халкының гореф-гадәтләре рухында бай бәйрәм программасы тәкъдим ителде.Барлык оештыру эшләрендә, бәйрәмне алып баруда китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.