Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кушкапка уеннары-2023»

3 нче июнь көнне Олы Карагуҗа авыл җирлегендә «Кушкапка уеннары-2023» фестивале узды. Фестивальнең форматы уенга корылган иде. Уеннарның нигезе – халык традицияләре. Һәм аның максаты – Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәгенең онытылган традицияләрен торгызу. Безнең «Сердәш» фольклор коллективы да фестивальдә чыгыш ясады. «Сердәш» фольклор коллективы диплом белән бүләкләнде.