«Без-табигать балалары»
Һәрберебез үзенең туган як табигатенең матурлыгына соклана, аның белән горурлана. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез буыннан-буынга табигый байлыкны кадерләп саклаганнар. Әйләнә-тирәне бербөтен итеп ярату, табигатьне сакларга кирәклеген кеше кече яшьтән үк белергә тиеш. Әйләнә-тирә мохитнең гүзәллеген күрү, аның белән соклану хисләре тәрбияләү эшләре Айбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан да алып барыла. Бу юнәлештә төрле чаралар үткәрелә, проектлар әзерләнә.
2 нче июнь көнне «Кояш» балалар бакчасында Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан «Без-табигать балалары» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде. Уен мәйданчыгын әйләндереп алган агачлык, якында гына урнашкан болын — һәммәсе дә балаларны табигать белән таныштыруда зур булышлык ясады. Дәрес барышында балалар хайваннар һәм үсемлекләрләр дөньясы белән танышты. Алар зур кызыксыну белән агачларны, кошларны һәм үләннәрне күзәтте. Аннары матур күбәләкләргә, юкәгә очып килгән бал кортларына, тырышып эшләп йөргән кырмыскаларга һәм башка күп төрле бөҗәкләргә күзәтү оештырылды. Оештырылган чара бик күңелле үтте, шактый күп сораулар бирелде. Балаларга табигатьне яратырга һәм сакларга кирәклеген, киләчәктә дә табигать белән гармониядә яшәү мөһимлеге аңлатылды.