Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Күренекле шәхес»

Айбаш авылы  китапханәсендә танылган татар язучысы, журналист Флүс Латыйфиның тууына 80 ел тулуга карата иҗатына багышланган «Күренекле шәхес» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның иҗат җимешләре «Хыянәт», «Кара тамга», «Ишелеп төшкән бәхет» исемле китаплар тәкъдим ителде. Әдипнең соңгы елларда иҗат ителгән «Ишелеп төшкән бәхет», «Бәйсез этләрне атарга» романнары да укучылар тарафыннан бик  җылы кабул ителде. Флүс Латыйфи соңгы елларда китап укучыларыбызның яраткан язучысына әйләнде.