"Алар Сезнең ярдәмне көтә"
Гомеребез буе без китапка мөрәҗәгать итәбез. Без аңа ияләштек һәм аның турында могҗиза дип уйламыйбыз. Ләкин китаплар озаграк яшәсен өчен, алар белән дөрес мөгамәләдә булырга кирәк.
Китаплар нәрсә яратмый, ә нәрсә өчен рәхмәтле булачаклар, кулдан кулга күчкәнгә күрә,үзеңнән соң китапны чиста һәм пөхтә итеп калдырырга тырышырга кирәк.
30 майда Айбаш авыл китапханәсендә китап белән эш итү культурасы буенча акция оештырылды. Китапханәче кул астындагы иң гади чаралар, мәсәлән, клей, скотч, кәгазь һәм кайчы ярдәмендә китапларны ничек «тормышка кайтарырга» мөмкин булуын балалар белән уртаклашты. Балалар «авыру» китапларга ярдәм итәргә һәм аларны ремонтларга шат булдылар, аннары алар өчен кыстыргычлар ясадык.