«Хуҗабикә колагына»
30 майда Айбаш авыл китапханәсендә «Хуҗабикә колагына» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яшь һәм тәҗрибәлерәк хуҗабикәләргә дә чын ярдәмче булды.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда һәм журналларда ханымнар төрле темаларга файдалы киңәшләр таба алды: аш-су, чәчәк үстерү, бакча, мода, сәламәтлек, гаилә мөнәсәбәтләре, яңа рецептлар, туклануны дөрес оештырырга, сәламәтлекне яхшырту, шулай ук тегү, бәйләү һәм башкалар.