Балачак – бәхет иле
Җәй-күңел ачу, уеннар һәм, әлбәттә, халык бәйрәмнәре өчен искиткеч вакыт.
29 май көнне Айбаш авылы китапханәсендә балалар Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм өчен киң мәйданчык сайланды. Бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырап торды һәм яшел аланда кызыклы уен программасы уздырылды.
Халыкның яраткан уеннары – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү буенча ярышлар уздырылды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр бирелде.
Сабантуйның күп гасырлык тарихы бар, ул бүген дә үз традицияләрен саклап кала.