Монда китаплар яши
27 май көнне Айбаш авылы китапханәсенә экскурсиягә «Кояш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килделәр. Чара барышында балаларны китапханә кагыйдәләре, китаплар белән дөрес эш итәргә өйрәттек. Китапханәче балаларга китап киштәләрендә китапларның урнаштыру серләрен ачты, китапханә каталоглары белән таныштырды.
Балалар шулай ук монда һәрвакыт китаплар һәм журналлар укырга, үзеңне кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга һәм вакытны күңелле үткәрергә мөмкин икәнен белделәр. Балалар рәхәтләнеп «Китап нәрсә ярата», «Геройны таны», «Тылсымлы сүзләр» дигән күңелле викториналарда катнаштылар.