Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Китапханәдә сезнең өчен газета-журналлар

  

Китапханәгә укучыларны җәлеп итүдә вакытлы матбугат зур роль уйный. Бүгенге көндә һәркемнең дә өйләренә журналлар һәм газеталар язып алу мөмкинлеге юк. Һәм китапханә мондый хәлдә искиткеч чыгу юлы, журналларны өйгә алып кайтырга, шулай ук яраткан кызыклы басмаларны уку залында укырга мөмкин.

19 майда Айбаш авылы китапханәсендә балалар журналлары һәм газеталары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булып узды. Китапханәче катнашучыларга вакытлы матбугатның нәрсә икәнен, алар китаплардан нәрсә белән аерылып торганын, балалар  матбугаты дөньясының никадәр төрле булуын сөйләде. Балалар журналның тышлыгы журналның йөзе икәнен  , анда кирәкле мәгълүмат булуын белделәр. Балалар  журналларының    һәрберсе турында да аңлатма биреп аларда нинди   материаллар булуы аңлатылды. Алар үзләренең яраткан   журналлары - «Салават күпере», «Ялкын», «Сабантуй» һ.б. турында күп яңалыклар һәм кызыклы әйберләр белделәр.