Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Музейларның әһәмияте

  

Халыкара музейлар көне ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Халыкара музейлар советы инициативасы белән бу бәйрәм 1977 елда гамәлгә куелган. Безнең көннәрдә ул дөньяның 150 илендә билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә дөнья музейларында һәм галереяләрендә тематик экспозицияләр, яшь рәссамнар катнашында күргәзмәләр, экскурсияләр, лекцияләр оештырыла.

18 майда Айбаш авылы китапханәсендә Халыкара музейлар көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды.

Китапханәче тамашачыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды һәм күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья буенча музейларның ничек барлыкка килүе һәм таралуы, музейларның төрлелеге турында сөйләде, шулай ук музейлар турында   фактлар тәкъдим иттек. Аннары, укучылар  үзләренең истәлекләре һәм алар булган музейлар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.