«Балалар террорга каршы»
17 майда Айбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балалар террорга каршы» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Очрашу башында алып баручы терроризмның нәрсә икәнен һәм террористның кем икәнен сөйләде. Күргәзмәдән балалар террористик оешмага ничек кермәскә, террористлар кулга алсалар, нинди чаралар күрергә кирәклеген белделәр.
Балалар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеген, теракт корбаны булмаска, террорчылык акты янаган очракта үзләрен дөрес тотарга, шулай ук мина кыры буйлап дөрес һәм югалтуларсыз йөрергә, иптәшләрен коткарырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.
Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Зина, Кеша һәм террорчылар» мультфильмын карау белән тәмамланды.