«Китап белән дус бул!»
15 майда Айбаш авыл китапханәсендә «Китап белән дус бул!» дигән китапханә дәресе уздырылды. Аның максаты балаларда китапка сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
Китап-гасырлар дәвамында кешеләргә тугры хезмәт итүче белем чыганагы. Ул кешеләр алдында хәзерге кыяфәттә күренгәнче озын һәм катлаулы юл үтә.
Чара барышында балалар китапларның борынгы заманнардан ук барлыкка килү тарихын белделәр, китапның элементлары һәм структурасы, шулай ук супер тышлык, форзац, фронтиспис, шмуцтитул кебек төшенчәләр, титулга урнаштырыла торган мәгълүматлар (серия исеме, яңадан бастыру турында мәгълүмат, тәрҗемәче) белән таныштылар. Китапханәче белән бергә балалар китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.