Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Җиребез ярдәм сорый»

   

28 апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә Җир көненә карата «Җиребез ярдәм сорый»   мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Китапханәче Халыкара Җир көненең тарихы турында сөйләде. Бу көнне саф су, җир һәм һава бәйрәме дип атыйлар. Балалар планетаның байлыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау турында белеп, дөньядагы һәм бездәге экологик проблемалар белән таныштылар. Уен формасында балалар файдалы үләннәр белән танышып, «Әйдә бел», «Җир турындагы мәкальне дәвам ит» уенында катнаштылар.

Чара: «Әйдәгез, табигатебезне саклыйк - ул искиткеч матур, бай һәм бик күптөрле, ләкин ул мәңгелек түгел!» - дигән чакыру белән тәмамланды.