«Балалар Тукайны укый»
26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Аның китаплары туган якның матурлыгына, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, шәфкатле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Айбаш авылы китапханәсендә язучының 137 еллыгына багышланган «Балалар Тукайны укый» әдәби кичә уздырылды. Чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп кенә яңалыклар ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен укыдылар, «Тукай әсәрен иллюстрация буенча таны» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын җырладылар. Чара барышында Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча «Татармультфильм» студиясендә иҗат ителгән «Шүрәле», «Су анасы» мультфильмнарын карадылар, «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.