Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Без табигать баласы

 

15 апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә экологик белем көненә багышланган экологик сәгать үтәчәк.

Ике командага бүленеп, балалар әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрендә ярышачаклар: табышмаклар, кроссвордлар  чишәргә, экологик мәсәләләрне хәл итәргә, табигать авазларын белергә һәм Россиянең Кызыл китабына нинди хайваннар кертелгәнен ачыкларга тиеш булачаклар.

Чара барышында балалар экология, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәкләр. Балалар игътибарына «Әйләнә-тирәбез нинди гүзәл!» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.