Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Рус драмасы остасы

  

Россиядә 2023 елда  драматург, театр сценаристы Александр Николай улы Островскийның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итәләр.

А.Н. Островский - бөек кеше, аның ил әдәбияты, театр драматургиясе һәм режиссурасы үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. А.Н. Островскийның юбилее - рус драматургының  иҗаты турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

14 апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә бөек драматургның  тууына 200 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. Күргәзмәдә укучылар игътибарына А.Н. Островскийның әсәрләре: комедияләре, драматик пьесалары, әкиятләре һәм проза әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Аларда Россиянең бөтен 19 гасыр тормышы, аның гореф-гадәтләре, аның тарихы тасвирланган. Күргәзмәдә шулай ук авторның үз өземтәләре һәм әсәрләреннән канатлы сүзләр дә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә укучыларга дәрес әзерләүдә, иншалар язуда , шулай ук барлык кызыксынучы укучылар өчен дә файдалы булачак.