«Гореф-гадәтләребезне онытмыйк»
2023 ел Республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә. Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу, халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү – мөһим эш булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 12 нче апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә «Гореф-гадәтләребезне онытмыйк» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Биредә балаларга татар халкының тарихы, милли бәйрәмнәре һәм традициялары турында сөйләдек.