Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»

  

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә.   Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк.

Айбаш авылы китапханәсендә әлеге дата уңаеннан «Хәрәкәттә-бәрәкәт» исеме астында   сәламәтлек сәгате үткәрелде. Укучыларга көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклануның   сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлаттык.   Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга да ярдәм итә.