«Тылсымлы китаплар иле»
Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г. Х. Андерсенның туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.
Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итү кысаларында Айбаш авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы китаплар иле»дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде. Балалар: «Кайсы китаплар турында сүз бара», «Андерсен әкиятен бел», «Шаян сораулар», «Китап һәм уку турында нинди мәкальләр беләсең» конкурсларында катнаштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарага китап күргәзмәсе куелды.