«Язны сәламли кошлар»
1 апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә укучылар өчен «Язны сәламли кошлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. Тәкъдим ителгән китапларның төп геройлары - безнең канатлы дусларыбыз. Монда укучылар В. Бианки, М. Пришвин, К. Паустовский һәм безгә таныш башка авторлар әсәрләрендә урнашкан кошлар белән очраштылар. Чара барышында балалар шулай ук бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, кошлар көнен уздыру датасының очраклы рәвештә генә сайлап алынмавы турында белделәр: нәкъ шул вакытта канатлы дусларыбыз җылы яклардан кайта,без аларны тиешенчә каршыларга тиеш: яшәү урыннарын төзекләндерергә, яңа җимлекләр һәм сыерчык оялары элеп куярга.