Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Минем һөнәрем-укытучы»

 

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән укытучы һөнәренең иҗтимагый әһәмияте һәм Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан Укытучы  һәм остаз Елы дип игълан ителде.

4 март көнне Айбаш авылы китапханәсендә «Минем һөнәрем-укытучы» дип исемләнгән укытучылар өчен башваткыч уены уздырылды.Чара башында     катнашучыларны  остазлык тарихы  белән таныштырдык.   Аннары кунаклар үзләренең укытучылары, бигрәк тә беренче укытучылары  турындагы  хатирәләре белән уртаклаштылар. Чөнки һәркемнең йөрәгендә яраткан укытучысы мәңгегә кала, аны гомер буе җылы хисләр белән искә аласың.

Соңыннан китапханәче  «Укытучы.Мөгаллим.Остаз» күргәзмәсе белән таныштырды.