"Хуш киләсең Нәүрүз!"
Нәүрүз-яз килү бәйрәме. Ул көн белән төн тигезләшкән көндә - 21 мартта билгеләп үтелә һәм табигатьтә яңа тормыш башлануын символлаштыра.
22 март көнне Айбаш авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә авыл буенча йөреп, хуҗаларны яз белән котлап , барысына да сәламәтлек теләп, бәйрәмгә күчтәнәчләр җыйдык. Без халык бәйрәмнәрен истә тотарга тиеш, чөнки алар халкыбызның гореф-гадәтләренә һәм милли йолаларына мәхәббәт тәрбияли. Аннан соң мәдәният йорты каршындагы мәйданда карга боткасы пешереп язны каршы алдык. Уеннар, ярышлар оештырдык.