Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Шигырь-күңел көзгесе»

  

21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Айбаш авылы китапханәсе «Шигырь-күңел көзгесе» исеме астында  шигъри мизгел үткәрде һәм укучыларны   искиткеч шигърият дөньясына – яктылык, чисталык, мәхәббәт һәм бәхет дөньясына сәяхәт кылырга чакырды.

Чарада катнашучыларның барысы да күргәзмәдәге Рәсәйнең иң яхшы шагыйрьләренең шигъри җыентыкларыннан файдаланып, үзләренең яраткан шигырьләрен   укыдылар. Күргәзмәдә төрле буын шагыйрьләре тәкъдим ителде, классикларның   шигырьләре яңгырады: А. Пушкин, М. Лермонтов, Көмеш гасыр шагыйрьләре А. Ахматова, М. Цветаева, С. Есенин, шулай ук хәзерге татар шагыйрьләре Ш. Җиһангирова, Э. Шәрифуллина, Р. Миңнуллин, Биектау районыннан чыккан шагыйрьләрдән Р Корбан һәм башкалар. Бу бәйрәм көнендә чараның кунаклары гадәти ыгы-зыгыдан, тормыш прозасыннан читкә китеп   матур шигърият дөньясына чумдылар.