Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Әниеңне котла"

 

8 март көнне без матур язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп  үтәбез. 6 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә       «8 мартка   әниемә бүләк» исемле бәйрәм открыткасы әзерләү буенча мастер-класс узды. Бик тиздән яз   бәйрәме , ә бу  - яраткан әниеңә, әбиеңә, апаңа яки дустыңа бүләк ясау өчен менә дигән сәбәп.   Искиткеч бүләкләрне балалар  төсле картон, клей һәм төсле карандашлар ярдәмендә ясадылар. Китапханәче алдан ук бәйрәм открыткасы ясау өчен нигезен әзерләде, мисал итеп балаларга әзерләү процессын аңлатты, ә балалар мөстәкыйль рәвештә бизәкләр кисеп, тырышып открытка ясадылар.