«Михалкова знают дети, самый лучший он на свете!»
13 мартта балалар шагыйре, язучы, драматург, мәсәлче, Россия Федерациясе гимны тексты авторы Сергей Владимир улы Михалковның тууына 110 ел тула. Михалковка зур танылуны аның балалар өчен әсәрләре китерә. Аның шигырь геройлары балачактан балаларның дусларына әвереләләр. Сергей Михалковның шигырьләрен россиялеләрнең белмәгән буыны юктыр.
Язучының юбилеена багышлап Айбаш авылы китапханәсендә «Кояш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чара уздырдык. Балалар өчен С.Михалковның иң танылган шигырьләрен укыдык: «Котята», «Мы с приятелем», «Прививка», «Мой щенок». Балалар «Минем арттан кабатла» уенында һәм Михалковның «Где очки?» һәм «А что у вас?» шигырьләре буенча миниатюраларда катнаштылар.