«Тылсымлы урманга сәяхәт»
21 мартта бөтен дөнья буенча Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата уңаеннан 17 март көнне Айбаш авылы китапханәсендә «Тылсымлы урманга сәяхәт» уены уздырылды. Балалар «Урман сукмаклары», «Әкият геройлары тыюлыгы», «Урман шикаятьләре», «Шифалы кәрҗин», «Табигать табышмаклары», «Урман кагыйдәләре» станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Чара ахырында «Тыюлык табигате дөньясы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Г. Скребицкий, М.Пришвин, В. Бианки, Н. Сладковның табигать һәм урман турындагы китаплары, «Хайваннар дөньясы», «Россиянең Кызыл китабы» энциклопедияләре һ. б. китаплар белән таныштылар.