Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Укытучы.Мөгаллим.Остаз»

  

2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Айбаш авылы китапханәсендә «Укытучы.Мөгаллим.Остаз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак. Ел дәвамында   балаларны укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән таныштырачакбыз.

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең “Беренче дәрес”, Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика”, Алмаз Гыймадиевның “Тәнәфес”, “Телефонлы кәҗә”, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим”,  , Илшат Сәйфуллинның “Җиденче дәрес” һәм башка китаплар тәкъдим ителәчәк.