«Кечкенә Бануның тарихы»
2 март көнне татар язучысы, драматург Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тула. Дәрҗия Аппакова бары тик балалар өчен генә язган. Аның иҗатын пропагандалау максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән язучының «Кечкенә Бануның тарихы» китабына күзәтү үткәреләчәк. Укучылар китапханәченең Бану исемле кызның авыр балачагы һәм язучының иҗаты турында чыгышын тыңлаячаклар. Чара презентация күрсәтү белән тулыландырылачак. Ахырда укучылар зур булмаган тест ярдәмендә алган белемнәрен ныгытачак.