"Мин бүген дә балачак илендә"
1 март – Балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре якташыбыз Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиевага 76 яшь тула.
Биектау язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,
туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан укучыларны Л.Гыймадиеваның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. “Ләлә Гыймадиева-балалар язучысы” исемле презентация күрсәттек, китаплары белән таныштырдык.
Л.Гыймадиеваның хикәяләре безгә үсеп килүче яшь буынны яхшырак аңларга, аларча фикер йөртергә, ярдәм итсәләр, икенчедән, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйныйлар, аларны үзара миһербанлы, дус, кешелекле, тирә-ягыбыздагы кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтәләр.