«Гуляют кошки по страницам»
Язның беренче көне кызык бәйрәм- Мәчеләр көне белән туры килә. Россиядә аны 2004 елдан бирле билгеләп үтә башладылар. Мәчеләр - кеше белән янәшә яшәүче иң серле хайваннарның берсе.
1 март көнне Айбаш авыл китапханәсенең яшь һәм кызыксынучан укучылары песиләр дөньясына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт ясап, йорт хайваннары турында матур әдәби әсәрләр белән таныштылар. Чара ахырында балалар «Мыр-мыр» өстәл күргәзмәсе белән таныштылар.