«Газиз туган телем»
Айбаш авыл китапханәсендә Туган тел көненә багышланган «Газиз туган телем» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Чара барышында балалар дөньяда күпме тел барлыгын , тел - төрле кешеләр арасында аралашу өчен корал гына түгел, ә шулай ук ул һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, традицияләрен һәм тарихын йөртүче чара икәнлеген дә белделәр.
«Туган телем – минем горурлыгым» дигән китап күргәзмәсе куелды, әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Укучылар туган тел турында үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.