«Ватан сакчыларына Дан»
25 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Айбаш авылы китапханәсендә «Ватан сакчыларына Дан» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илебезнең героик үткәненә тарихи экскурс ясарга, Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган Россия гаскәрләренең данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итте.
Күргәзмә өчен кешелекнең көчле яртысының батырлыгын, намусын, чагылдырган әдәбият сайлап алынды. Илебезнең батыр үткәне белән кызыксынучылар өчен бу күргәзмә бик кызыклы булды.