«Бөек хыялый Жюль Верн»
17 февраль көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Бөек хыялый Жюль Верн» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара француз язучысы Жюль Вернның тууына 195 ел тулу уңаеннан уздырылды. Китап күргәзмәсе буенча библиографик күзәтү вакытында китапханәче укучыларны Жюль Вернның тормыш юлы, фәнни фантастикага нигез салучы классика әсәрләре белән таныштырды. Үз хезмәтләрендә ул төрле өлкәләрдә фәнни ачышлар һәм уйлап табулар, шул исәптән акваланг, телевидение һәм видеоэлемтә барлыкка килүне күздә тота. Аның әсәрләре укучыларга гаҗәеп сәяхәтләр ясарга мөмкинлек бирә, чын дуслыкны бәяләргә һәм авырлыкларга каршы торырга өйрәтә. Күргәзмә Ж. Вернның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларның барысын да битараф калдырмады.