"Герой шагыйрь Муса Җәлил"
Безнең тарихка герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы мәңгегә кереп калды. 15 февральдә аның тууына 117 ел була. Айбаш авылы китапханәсендә әлеге датага багышланган тематик кичә уздырылды.
Балалар игътибарына “Герой шагыйрь эзләре буенча” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм балаларны Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак электрон презентация күрсәтелде. Алып баручы һәм укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
Аның иҗатын халык ярата һәм хөрмәт итә. Муса Җәлил истәлеге мәңгегә безнең күңелләрдә калыр.