Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Әфганстан-йөрәк ярасы»

  

15 февраль-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару, сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Бу көннәрдә без Әфганстан сугышчыларын гына түгел, ә илнең «кайнар нокталарында» — Төньяк Кавказда, Джелабадта, Кандагарда гомерләрен калдырган егетләрне дә искә алабыз.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында 16 февральдә Айбаш авыл китапханәсендә  «Әфганстан-йөрәк ярасы» дигән чара уздырылды. Балаларга Әфганстанда барган вакыйгалар   турында сөйләдек, чыгышыбыз презентация белән тулыландырылды. Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычларын үтәгән совет сугышчыларының батырлыгын һәм каһарманлыгын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

 Күргәзмәдә безнең авыл җирлегеннән әлеге сугышта катнашкан якташларыбыз турында да мәгълүмат куелды. Шулай ук китапханә фондында булган «Әфган кызалаклары»китабы(җыючысы В.Имамов), В. Верстаковның   «Афганский дневник» китаплары да тәкъдим ителде.