Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәхәббәт турында укыйбыз»

   

Изге Вәли Көне уңаеннан китапханәдә   «Мәхәббәт турында укыйбыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күрсәтелгән барлык китаплар мәхәббәт темасына  багышланган - бу катлаулы, серле һәм илһамлы хис тормышның күп авырлыклары белән көрәшергә ярдәм итә.

Мәхәббәт турында китаплар   аңлатып булмый торган хисләр  кичерергә мөмкинлек бирә. Алар кәефне күтәрәләр һәм камил мөнәсәбәтләр дөньясына чумып чынбарлыктан ераклашырга булышалар. Күргәзмәнең нигезен татар, рус һәм чит ил авторларының повестьлары, романнары  тәшкил итте.