Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин»

   

12 февральдә шагыйрь һәм прозаик, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафинның тууына 75 ел тулды.

Айбаш авылы китапханәсендә язучының юбилеена багышланган «Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Ул гомере буе Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын мәңгеләштерү белән шөгыльләнгән әдәбиятчы, күпсанлы очерклар, хикәяләр, публицистик әсәрләр авторы. Аның хисабында ике дистәгә якын китап бар. Мостафинның эзтабар язучы сыйфатында язылган барлык әсәрләре дә аның күңел киңлегеннән чыккан. Ул   халыкның иң күркәм сыйфатларын үз эченә алган язучы.