Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Интернет юлларында куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләре»

   

10 февральдә Айбаш авыл китапханәсендә хәвефсез интернет атналыгы кысаларында «Интернет юлларында куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләре» темасына әңгәмә уздырылды.

 Балалар Интернеттан файдаланганда челтәрдәге  потенциаль куркынычлардан   саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемалары, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,   турында белделәр. Чара барышында укучыларның игътибарын Интернеттагы барлык мәгълүматка да   ышанмаска, фактларны анализлый белергә, зыян сала ала торган сайтларга кермәскә кирәклегенә юнәлттек.