Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Халыкка багышланган гомер»

  

9 февральдә халык шагыйре һәм   язучысы Фәнис Яруллинның 85 еллыгы билгеләп үтелә.

Айбаш авылы китапханәсендә   Ф. Яруллинга багышланган   «Халыкка багышланган гомер» исемле иллюстратив- китап күргәзмәсе оештырылды. Фәнис Яруллин гаҗәеп язмышлы кеше була. Ул 73 еллык гомеренең     53 елын    урын-җир өстендә  үткәрә. Ләкин моңа карамастан, төшенкелеккә бирелми, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бу хакта аның «Мин тормышны яратам» беренче шигъри җыентыгының исеме, балалар өчен язган әкиятләре, музыкага салынган шигырь сүзләре, Россия театрлары сәхнәләрендә куелган спектакльләре раслый.

Укучылар язучының тәкъдим ителгән китаплары белән таныштылар, Ф.Яруллин сүзләренә язылган  «Сайрый бер кош», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырларын тыңладылар.