«Зур сугышның кечкенә геройлары»
8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне. Бу көн БМОның чираттагы Ассамблеясе тарафыннан 1964 елда, антифашист демонстрацияләрендә һәлак булучылар хөрмәтенә расланган.
8 февральдә Айбаш авылы китапханәсендә Яшь герой антифашистларны искә алу көне уңаеннан – «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать узды. Чара башында китапханәче укучыларны яшь герой-антифашист көне барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аннары аларның батырлыклары турында сөйләде һәм «Яшь герой-антифашистлар көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Анда китапханә фондындагы герой-пионерлар турында әдәбият тәкъдим ителгән иде. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.