Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Михаил Пришвин-балаларга»

  

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның тууына 150 ел тула. Язучы рус табигате, туган җир һәм аның кешеләре турында бик күп күренекле әсәрләр иҗат иткән. Пришвин китаплары төрле яшьтәге укучылар өчен: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары, яшьләр һәм өлкән буын укучылары өчен билгеләнгән.

Айбаш авылы китапханәсендә язучының юбилеена багышланган «Михаил Пришвин-балаларга» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучы Пришвинның мәктәп программасына кертелгән  иң танылган әсәрләрен таба алды, алар: —«Кладовая солнца», «Лисичкин хлеб», «Этажи леса», «В краю дедушки Мазая»  һ.б.