Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Үткәннән киләчәккә»

  

 18 нче январь көнне Айбаш авылы китапханәсендә  «Үткәннән киләчәккә»  дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.   Шул уңайдан рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу максатыннан Айбаш  авылы китапханәсендә  әлеге чара   уздырылды.   

Үзебезнең татар  халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен, көнкүреш әйберләрен барлап, бездән соң килгән буынга җиткерү,  авылларда гөрләп уза торган «Сабантуй»,  «Нәүрүз» һәм шулай ук дини бәйрәмнәрдә актив катнашу,  үзебезнең татар  халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлап, бездән соң килгән буынга җиткерү безнең төп максатыбыз һәм бурычыбыз булып тора.