«Балалар әдәбиятының дәү әнисе»
27 январь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Балалар әдәбиятының дәү әнисе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Чара барышынды 3-4 класс укучылары катнашында шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп кычкырып уку оештырылды. Шулай ук балалар әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, гаилә фотоларын карадылар.
Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучылардан. Шигырьләрендә ул күбесенчә нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, укуларын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буынның фикри һәм әхлакый тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә.
Хикәяләре һәм әкиятләре кыска күләмле генә булсалар да, алар мәгълүматка һәм фикергә бик бай.