«Терроризмга юк дибез!»
25 нче гыйнвар көнне Айбаш авылы китапханәсендә «Терроризмга юк дибез!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате булып узды. Очрашу барышында укучыларга «терроризм» төшенчәсе турында, террорчы кем ул, бөтен кешелеккә терроризмның нинди куркыныч китерүе, соңгы унеллыкның эре терактлары турында мәгълүмат бирдек. Шулай ук балаларны җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, шикле әйберләр янында, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык. Мәгълүмат сәгате террорчылыкның җинаятьчел асылын яхшырак аңларга ярдәм итте. "Әгәр җир йөзендәге барлык кешеләр дә, бер-берсен яратсалар, хөрмәт итсәләр, бернинди дә террор булмас, дөньяда тынычлык булыр иде"-, дигән сүзләр белән килештеләр.
Чара азагында террорчылык актлары корбаннарына багышланган бер минутлык тынлык булды.